Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Березовский фестивале көннәрендә автобуслар 22.30га кадәр йөриячәк

Бу хакта шәһәр башкарма комитетында хәбәр иттеләр. 

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр-2022» фестивале кунакларына уңайлы булсын өчен махсус маршрутлар оештырылачак.

Дүрт көн дәвамында автобуслар Яр Чаллыга баручы пассажирларны Ленин мәйданында 20.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр көтәчәк. Шулай итеп, фестивальгә килгән барлык кунаклар да өйләренә кичке вакытта, музыкаль программалар тәмамланганнан соң кайтып җитә алачак.

Шул ук вакытта, тулылыгына карап, әлеге автобусларда Чаллыга кадәр дә, Алабуга буенча да кирәкле урынга барып җитәргә мөмкин булачак, — дип хәбәр итәләр комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә.

Быел фестиваль аеруча кызыклы һәм вакыйгаларга бай булырга охшаган. «Алабугада җәйге кичләр» ачык һавада уза. Музыкаль вакыйгада теләге булган һәркем катнаша ала, чарага керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев