Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бернинди оешмага да беркетелмәгән пенсионерларны туплыйлар

Алабугада «Буровик» 1нче территориаль иҗтимагый үзәк (ТИҮ) һәм «Кленовый» 14нче территориаль иҗтимагый үзәк инициатив төркеме утырышы узды.

Утырышта «Буровик» 1нче ТИҮ рәисе Илшат Шәйморатов, Алабуга ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, шулай ук күпфатирлы йортлар рәисләре катнашты. Көн тәртибендә — 8нче микрорайонда, 2нче микрорайонда (Нефтьчеләр проспектындагы 34нче йорттан Землянухин урамы белән проспект киселешенә кадәр — җөп ягы) һәм 4нче микрорайонда торак кварталларда (Нефтьчеләр проспектындагы 43-55 йортлар — так як) хезмәт ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең беренчел территориаль оешмасын төзү мәсьәләсе. Мондый карар банкрот булган яки СССР таркалганнан соң ябылган предприятиеләрдә эшләгән тыл хезмәтчәннәре үзләрен борчыган сораулар белән ветераннар Советына мөрәҗәгать итә алсын өчен кабул ителгән иде. Беренче сүзне «Буровик» 1нче ТИҮ рәисе Илшат Шәйморатов алды. Алабугада 23 меңнән артык пенсионер һәм хезмәт ветераны яши, ә «Буровик» 1нче ТИҮ территориясендә һәм «Кленовый» 14нче ТИҮ территориясендә алар ике меңнән артык.

«Аларның күбесе бернинди оешмага да беркетелмәгән булып калды. Ветераннарның беренче территориаль оешмасы нәкъ менә шушы халык катламы белән эшләячәк. Әлеге микрорайоннарны паспортлаштыру оештырылачак, тыл хезмәтчәннәре, «сугыш чоры балалары», шулай ук матди ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ кешеләр категориясенә бүлү планлаштырыла. Социаль яклау органнары, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм өлкән буын кешеләре белән шөгыльләнүче башка хезмәтләр белән тыгыз элемтәдә тору планлаштырыла», — дип хәбәр итте Илшат Шәйморатов.

Алабуга ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов билгеләп үткәнчә, яшәү урыны буенча ветераннар оешмалары пенсионерлары белән һәм яшьләр белән эшләү кебек ике стратегик бурыч тора.

«Бездә яшәү урыны буенча ветераннар белән эшләү проблемасы бар. Алабугада 8 мең 500 ветеран исәпләнә, алар бернинди оешмага да беркетелмәгән. Ветераннар Советы моңа игътибар итәчәк. Әлеге мәсьәлә турында без Рөстәм Нуриев белән фикер алыштык», — дип өстәде ул. 

Утырыш барышында шулай ук хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең беренчел оешмасы составы сайланды. Тәкъдим ителгән кандидатуралар бертавыштан хупланды. Территориаль оешма рәисе итеп Валентина Корнилова, сәркатиб — Флүсә Новикова, торак-көнкүреш комиссиясе рәисе урынбасары — Зинаида Шашина, мәдәни-массакүләм эш өчен җаваплы итеп Антонина Осипова, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү өчен Татьяна Колчина билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев