Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Бишек җырлары» район бәйгесенең сайлап алу туры узды

Әлеге конкурсны «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» һәм Алабуга районының татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасы оештырды.

21 апрельдә Үзәк китапханәнең уку залында «Бишек җырлары» район бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бәйге «Бишек җырларын башкаручы иң яхшы гаилә», «Әбиемнең бишек жыры» hәм «Балалар башкаруында бишек жыры» номинацияләрендә үткәрелде. Ул ике этапта үтте. Катнашучылар чыгышларын видео рәвешендә җибәргән иде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча икенче этапта катнашучылар билгеләнде, алар гаилә көненә багышланган чарада чыгыш ясаячак һәм бүләкләнәчәк. Әлеге бәйге гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау максатыннан үткәрелә.
Әлеге конкурсны «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» һәм Алабуга районының татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасы оештырды. Иҗади бәйгедә төрле яшь категорияләрендә катнашучылар ярышты. 
Барлыгы 32 кеше катнашты, алар бишек җырларын үзләренең туган телләрендә башкардылар. Татар, рус, мари һәм керәшен жырлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев