Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Битлек киям-2021» конкурсы узачак

Бәйгедә һәркем үзенең дизайнер битлеген тәкъдим итә ала.

Алабугада пандемия чорында гадәти булмаган һәм аеруча актуаль конкурс узачак. Ул «Битлек киям-2021» («Ношу маску-2021») дип атала. Конкурс 14 февральдә 14:00 сәгатьтә шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында узачак. Һәр катнашучы үзенең дизайнер битлеген тәкъдим итә ала. 

Оештыручысы — «Барс» яшьләр үзәге. Билгеләп үтелгәнчә, чараның үз dress-code булачак. Кызлар — кичке күлмәкләрдә, ә ир-атлар классик костюмнарда булырга тиеш. 

Катнашу өчен гаризалар 8 февральгә кадәр kdm34723@mail.ru электрон адресына кабул ителә. 
Тулырак мәгълүмат 8-(85557)-3-47-23 телефоны аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев