Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале тәмамланды

4 көн дәвамында алабугалылар һәм шәһәр кунаклары дөньякүләм музыка шедеврлары белән ләззәтләнә алды.

Кичә соңгы көнне сәхнәдән классика гына түгел, джаз, фольклор да яңгырады. Һәр артистны тамашачылар җылы каршы алды һәм алкышлар белән озатып калды.

Марина Цветаева исемендәге әдәби премияне тапшыру соңгы көннең үзенчәлеге булды. Быел аны алу өчен 4 ил: Россия, Белоруссия, Германия һәм Черногориядән 26 гариза бирелгән. Барлыгы 19 шәһәр һәм торак пункт тәкъдим ителгән.

«Цветаевский мемориал» номинациясендә Премия Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова җитәкчелегендәге оештыру комитеты карары белән Тарус шәһәрендәге Цветаевлар гаилә музеена нигез салучы һәм алыштыргысыз директор Елена Михайловна Климовага бертавыштан тапшырылды. 11-13 сентябрьдә Алабугада узачак X юбилей Цветаев укулары вакытында Елена Климовага лауреат таныклыгы һәм премиянең акчалата өлеше тапшырылачак.

Шулай ук премиягә шагыйрь Анатолий Аврутин (Минск), филология фәннәре докторы Олег Клинг (Мәскәү) һәм җырчы Елена Фролова ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев