Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бу җәйдә 42 чәчәклек барлыкка киләчәк

Быел Алабугада 200 мең чәчәк утыртачаклар.

Чәчәк түтәлләренең кайда барлыкка киләчәген райбашкарма комитетының төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге башлыгы Нэлли Галанина сөйләде.


Быел клумба күренешләре үзгәрәчәк, саны да артачак, 42ләп булыр дип көтелә.
— Узган атнада Тынычлык проспектындагы арысланнар скверында, әлеге проспект һәм Таҗи Гыйззәт урамы кисешкән урында чәчәк утырттык, Нечаев урамы буйлап 6 чәчәклек булды. Тынычлык проспекты белән Яшьләр урамы чатында да утыртылды. Биредә чәчәк түтәлләре дүртәү булачак. Шәһәрнең иске өлешендәге боҗраларда да — чәчәкләр. Тукай урамындагы 41нче йорт янында клумба ясалачак, юл чатларында — петунияле газоннар булачак, — ди Нэлли Галанина.


Чәчәклекләрне дизайн проекты буенча үзгәртәләр. Үсеп китсеннәр өчен, аларны яхшы тәрбияләргә кирәк. 
— Шунысы күңелне төшерә, шәһәр кешеләре клумбаларны боза, чәчәкләрне тамыры белән йолкыйлар, — дип зарланды Нэлли Сергей кызы. — Без 3 майдан утырта башладык, башта Хәтер мәйданында, Мәңгелек ут янында. Ак һәм кызыл петунияләр һәм халык яран дип атый торган пеларгонияләр. Түтәлдән чәчәкләрне тартып алганнары күренеп тора. Андый урыннарга яңаларын күчерәбез.
Сабан туена — 12 июньгә чәчәк утыртуны тәмамларга уйлыйлар. Моның белән көненә 20 кеше шөгыльләнә. Аларга Мәгариф идарәсе, Мәдәният идарәсе, Спорт корылмалары дирекциясе хезмәткәрләре дә булыша. 
— Шәһәрдәшләребезнең барысын да чәчәкләрне кадерләбрәк сакларга һәм безнең эшебезгә салкын карамаска чакырам, — дип мөрәҗәгать итте алабугалыларга Нэлли Галанина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев