Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада булачак профессионаллар өчен яңартылган остаханәләр ачылды

Бу WorldSkills халыкара стандартлары буенча яңа белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

— Алабуга политехника көллияте — ел саен матди-техник база һәм мәгариф процессы өстендә эшли торган җитди уку йорты. Без аның «Алабуга» махсус икътисади зонасы предприятиеләре һәм «АлАЗ» заводы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен күрәбез. Яңа җиһазлар студентларга укудан соң ук санлы программа белән идарә ителә торган фрезер һәм токарь станокларында эшли башларга ярдәм итәр дип ышанам, − диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Ул бүгенге көндә көллият студентлары укый торган дуаль белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Теоретик өлешне алганнан соң, алар аны производствода эшләүче остаз җитәкчелегендә практикада тормышка ашыра алалар. Рөстәм Нуриев икътисади зона һәм «АлАЗ» вәкилләренә студентлар белән актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Предприятиеләрнең мөһим ролен Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова да ассызыклады.
Әйтергә кирәк, безнең районда эшче һөнәрләрне популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Чыннан да алар елдан-ел популярлаша бара. Быел, мәсәлән, көллияттә бер урынга дүрт абитуриент дәгъва кылган.
— Алабуга сәнәгатьчеләре белән берлектә без быел программа эшләп, җиңә алдык һәм грант оттык. Остаханәләрне модернизацияләүнең максаты — студентларны предприятиеләрдә ихтыяҗ зур булган компетенцияләргә яңа җиһазлар ярдәмендә укыту. Җиһазлар заманча, болар барысы да безнең студентлар квалификация имтиханын уңышлы тапшыра алсын өчен эшләнелә, − диде ул.

Бу көнне биш остаханә ачылды. Яңа остаханәләр биш компетенция буенча эшләячәк: санлы программа белән идарә ителә торган станокларда токарь эшләре, санлы программа белән идарә ителә торган станокларда фрезер эшләре, эретеп ябыштыру технологияләре, мехатроника һәм лаборатор химия анализы.
— Бу остаханәбез «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясен тәкъдим итә. Ул безгә эшне әзерләү операцияләреннән башлап, эретеп ябыштыру белән тәмамларга мөмкинлек бирә торган комплекс, — дип сөйләде Алабуга политехника көллиятенең җитештерү эше мастеры Эльдар Гарашов.
Остаханәләр «Яшь профессионаллар» федераль проекты, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру буенча юридик затларга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә бирелә торган грант кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев