Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел ике меңнән артык агач утыртылачак

Кичә агач утырту эшләре Нефтьчеләр проспектында барды.

Алабугада быел 2 260 агач утыртылачак. Юкә үсентеләре Нефтьчеләр проспектында урын алачак. Узган атнада Тынычлык проспектында 266 миләш утыртылды, тагын 220 агач утыртасы бар. Эш дәвам итә. Мондый мәгълүматларны "ТКХ һәм төзелеш департаменты" МУП китерде.

Быел Алабуга урамнарында пирамидаль тирәк, юкә, чыршы, миләш кебек агач төрләре, шулай ук дүләнә һәм спирей куаклары барлыкка киләчәк. Мисалга, Бакый Урманче һәм Нечаев урамнарына наратлар утырту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев