Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы билгеле булды

Корбан гаете 31 июльдә билгеләнеп үтәчәк.

Алабуга имам-мөхтәсибе билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб (корбан чалу өчен минималь акча) күләме, барлык әҗәтләрне түләгәннән соң калган 16 мең сумны тәшкил итә (10 июль көненә бер грамм көмеш бәясе 27 сум тора). Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең).
Корбанлык хайванының кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол — ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми. Корбан дөрес булсын өчен, корбан чалына торган хайваннарның тәннәрендә ниндидер җитешсезлек булырга тиеш түгел. Малның сау-сәламәт булуы мөһим. Мәсәлән, бер яки ике колагы киселгән, сукыр, аксак, койрыгы яртылаш яки тулысынча киселгән, тешсез, тумыштан койрыгы йә колагы булмаган яки бөтенләй ябык, авыру хайваннарны корбан итәргә ярамый, ягъни ул таза, матур, аның бөтен әгъзалары камил булырга тиеш. Колагы тамга өчен киселгән яки бераз тишелгән булса — рөхсәт ителә.
Корбан итен өч өлешкә бүлергә киңәш ителә. Бер өлеше — мохтаҗларга, икенче өлеше — туганнарга, өченчесе — үзеңә. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Хуҗа кеше аны тулысынча үзенә калдыра ала яки мохтаҗларга өләшеп бетерергә дә мөмкин. Корбан чалуның максаты — кеше Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп Аңа якынаю һәм үзенең тирәсендәге мохтаҗларга ярдәм кулы сузу булып тора.
«Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык хайваннарын чалганда һәм өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да үтәләчәк: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин. Гает намазы 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Мәчеткә сыймаучылар мәчет яны территориясендә урнашачаклар», — дип искәртте Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Алабугалылар өчен Гает намазы иртәнге сәгать 4.00дә башланачак. Гает намазы иртәрәк укыла, чөнки корбан чалып өлгерергә кирәк. Гает намазы укыганнан соң гына, корбан чалу рөхсәт ителә. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни ул 31 июль, 1, 2 август көннәрендә кояш баеганчыга кадәр башкарыла. Төнлә белән корбан чалу рөхсәт ителсә дә, ул мәкрүх гамәл санала (киңәш ителми).
Алабуга Җәмигъ мәчете күп еллар дәвамында алабугалылар өчен корбан чалуны оештыра, ләкин бары тик беренче көнне генә (быел 31нче июль). Моның өчен мәчет территориясендә корбан чалуга барлык шартлар (уңайлыклар) тудырылган. Корбан гаетенә кадәр бер ай вакыт кала, корбан чалырга теләүчеләрнең исемлеген җыя башлыйлар. Хәлим хәзрәт әйтүенчә, бүгенге көндә 30га якын кеше язылырга өлгергән инде. Язылу 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев