Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел Сабантуйны бәйрәм итү урыны үзгәрә

Шулай итеп, сабан бәйрәме элеккеге үткәрү урынына — ипподромга әйләнеп кайтачак.

Алабугада быел Сабантуйны бәйрәм итү урыны үзгәрәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте. Шулай итеп, сабан бәйрәме элеккеге үткәрү урынына — ипподромга әйләнеп кайтачак. 

Шишкин буаларында урын яхшы, әмма ат чабышлары — халык бәйрәменең төп гамәлләреннән берсе, әлеге традицияне саклап калу зарур. Моннан тыш, безнең шәһәрдә менә дигән ат-спорт мәктәбе бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев. 

Исегезгә төшерәбез, соңгы берничә елда Сабантуй шәһәрнең аскы өлешендә, Шишкин буаларында үткәрелде. Ат чабышлары уздырылды, әмма алар бәйрәмнең төп вакыйгаларыннан ерак иде, һәм бик азлар гына әлеге матур тамаша белән хозурланды. Быел барлык чаралар да бер урында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X