Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өч игезәк тапкан яшь ана район башлыгына торак мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте

Алабуга районы башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча чираттагы тапкыр кабул итте.

Бу юлы ярдәм сорап тугыз кеше килгән. Аларның сораулары юллар төзү, су белән тәэмин итү челтәрләре, торак алуга кагыла. Шул рәвешле, яшь ана, быел өч игезәк тапкан Александра Нужина, торак шартларын яхшыртуны гозерләп йөри. Хәзер дүрт балалы бу гаилә ике бүлмәле фатирда, иренең әти-әнисе белән бергә яши, урын бөтенләй җитми. АМР башкарма комитетының торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миңнебаев әйтүенчә, бу гаиләгә фатир бирү мәсьәләсе карала. Бу эш ике айга сузылырга мөмкин. Район башлыгы әлеге карарны хуплады. 
Алабугалы Рафис Гыйниятов Кызыл гвардия урамындагы суүткәргечне торгызуда булышуларын сорады. Анда кибет төзегән вакытта торбалар алынган булган, хәзер подвалга су тула. Рөстәм Нуриев әлеге проблеманы якын арада хәл итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев