Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өч көн дәвамында автомобильчеләр өчен хәрәкәт ябылачак

Бу авария хәлендәге агачларны җыештыру эшләрен башкару белән бәйле.

5, 6, 7 августта сәгать 9.00дән сәгать 12.00гә кадәр һәм сәгать 13.00дән сәгать 15.00гә кадәр Алабуга—Танайка юлы буенча автомобильләр хәрәкәте ябыла. 
Бу авария хәлендәге агачларны җыештыру эшләрен башкару белән бәйле. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Алабуга участок урманчылыгы хезмәткәрләре көче белән 2,5 гектар мәйданда урман утыртмаларын тикшерү үткәрелгән, тикшерү барышында 165 данә күләмендә коры-сары агачлар ачыкланган, аларның гомуми күләме 76 куб. метр тәшкил итә.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәү максатыннан, ачыкланган барлык авария хәлендәге агачларны кисәргә кирәк. Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан юл ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев