Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Чечен ансамбле чыгыш ясады

Үткән атнада Алабугада танылган «Нохчо» Чечен Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды.

Чечен артистларының чыгышы алабугалылар өчен беренче генә түгел. Берничә ел элек алар Алабугага гастрольләр белән килгән иде инде. Бу юлы тур коллективның 30 еллыгына багышланган.
Сәгать ярым дәвамында артистлар тамашачыларга Чечен Республикасының беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган «Нохчо − гореф-гадәтләрне саклаучы» программасын тәкъдим иттеләр. Ул иң яхшы номерларны: дәртле биюләр, лирик вокаль композицияләр һәм Кавказ мәдәниятенең бөтен матурлыгын үзенә җыйган халык җырларын сыйдырды.
Тамашачы бик канәгать иде, залда алкышлар тынмады. Тамашачылар бер-берсе белән үз хис-тойгыларын уртаклашты.
− Концертка кадәр мондый ансамбльнең барлыгын белмәдем дә. Миңа анда яшьләр бик күп булуы ошады. Алар үзләренең милли гореф-гадәтләрен саклыйлар, − ди концертка иптәше белән килгән алабугалы Әлфия Авзалова.
Кайберәүләр артистларның чыгышларыннан бөтен гаиләләре белән канәгать калды. Алабугалы Эльмира Адәмоглу концертка кечкенә кызы − 4 яшьлек София белән килгән.
− Мин биюләрне бик яратам, вакытында үзем дә шөгыльләндем. Кавказ мәдәнияте, аларның милли костюмнары искиткеч! Бик шәп, концерт бик ошады, − диде ул.
Кунакларны район башлыгы исеменнән сәламләгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина әлеге концерт барышында залда утырган һәр кешенең Чечен Республикасында булган кебек, аның гадәти булмаган табигатен күреп, халкының борынгы һәм бай мәдәнияте белән таныша алуын билгеләп үтте.
«Нохчо» концертлары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә: Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Арча, Нурлат, Чистай, Бөгелмә һәм Казанда узачак.
Коллектив гастрольләре «Без — Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уза. Программа Татарстан Республикасы Президенты хакимияте һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды булышлыгы белән «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X