Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чит ил кешеләре саны ике тапкырга диярлек кимегән

Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 45 процентка кимегән (7 мең 657 кешедән 4 мең 213кә кадәр).

Район территориясендә булган мигрантларның төп өлешен якын чит илләрдән килгән гражданнар тәшкил итә. Аларның күбесе безгә эшкә (851 кеше) һәм укырга (560 кеше) килгән. Шәхси максат белән чит илдән шәһәребезгә килүчеләр саны 306 кеше тәшкил итә, эшлекле визит белән — 189, турист сыйфатында — 41. Чит ил кешеләренең күбесе — Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан, шулай ук Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Германия, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстаннан.
Быел Алабуга районында миграция исәбенә куелган чит ил гражданнарына 135 патент һәм 21 эшкә рөхсәт рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев