Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чит ил паспортын алуга чиратлар тезелә

Гадәттә шәһәр миграция хезмәте идарәсендә чиратта унлап кына кеше торса, инде менә ничәнче көн тәрәзә янына 40-50 кешедән торган чират җыела. Сәбәбе: шәһәрдә яңа елдан чит ил паспортларына дәүләт пошлинасы арту турындагы имеш-мимеш.

Моның дөреслекккә ни дәрәҗәдә туры килүе турында безнең хәбәрчеләребез миграция идарәсе җитәкчесе Сергей Бубековтан сорашып белде.

- Бу ажиотаж, беренче чиратта, алдагы яңа ел каникуллары белән бәйле. Ел саен дистәләгән алабугалы бәйрәмне җылы якларда каршы ала. Дәүләт пошлинасы артуга килгәндә, мин Казандагы җитәкчелек белән шәхсән үзем элемтәгә кердем, анда бу мәгълүматны кире кактылар. Дәүләт пошлинасы элеккечә кала.

Ун елга исәпләнгән яңа үрнәктәге документ өчен дәүләт пошлинасы 2500 сум тәшкил итә, балигъ булмаганнар өчен - 1200 сум.

Шуны да әйтергә кирәк, бер клиентка хезмәт күрсәтү өчен 15 минут вакыт бирелә, тик Алабуганың миграция хезмәте идарәсендә ун минутка сыешалар. Документларны бер кабинетта (12 нче) тапшырып, әзер булганын икенче кабинеттан (5 нче) килеп алу - вакытны экономияләргә ярдәм итә. Димәк, бүлмәдән бүлмәгә йөгерергә һәм берничә чиратта торырга да кирәкмәс.

Алабугадан аермалы буларак, башка шәһәрләрдә чит ил паспортын алучылар төннән үк чират торалар. Мәсәлән, Яшел Үзәндә инде иртәнге сәгать сигезенче яртыда ук озын-озын чиратлар тезелә. Безнең шәһәрдә мондый күренешләр юк. Паспорт алучылар озын-озак чиратларда тормый гына кыйммәтле документын ала.

Электрон язылу да эшне җиңеләйтә. Хәзер чит ил паспортын алырга теләүчеләр исемлеге бер айга алдан язылып куелган. Барлыгы бер ел эчендә шәһәр һәм районда яшәүче 7000 кеше чит ил паспортына ия булган.

Наилә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев