Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чыгарылыш сыйныф укучыларына медаль һәм аттестатлар тапшырылды

Тантаналы чара бүген шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.

45 чыгарылыш сыйныф укучысы укудагы аерым казанышлары өчен Россия медаленә лаек булды. Мәктәпне тәмамлау һәм олы тормышка аяк басулары белән аларны АМР башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады.

— Бүген сезнең барыгыз өчен дә дулкынландыргыч көн. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән сезне әлеге истәлекле вакыйга — урта белем турында аттестатлар тапшыру белән котлыйм. Бу документ гына түгел, бу сезнең максатчан булуыгыз өчен бүләк. Бу җиңүгә сез берничә ел бардыгыз. Бүген бу залда 2022 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының интеллектуаль элитасы — 45 егет һәм кыз җыелды. Без сезнең белән горурланабыз һәм киләчәктә шәһәребез данын арттырырсыз дип ышанабыз. Сезгә уңышлар, сайлап алынган карарларда төгәллек һәм дөреслек телим, — дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Ленар Нургаянов.

Алабуга районында мәктәпне тәмамлау турында аттестатны 11 классны тәмамлаган 339 чыгарылыш сыйныф укучысы, 9 сыйныфны тәмамлаган 799 укучы һәм Суворов хәрби училищесын тәмамлаган 39 кеше аттестат алды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева котлады.

— Бүген биредә безнең районның алтын фонды. 45 егет һәм кыз Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, чыннан да медалист булуларын исбатлады. Кадерле балалар, сезнең тормышка зур юл ачыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары иң яхшылары булсын өчен барысын да эшләгән педагогларга — зур рәхмәт. Районыбызның барлык педагоглары исеменнән сезгә уңышлар телим, — диде Елена Терентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев