Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чыршы базарлары эшли башлады

Алабугада чыршы базарлары эшли башлады. Быел сатуга 5 меңгә якын чыршы һәм нарат агачы әзерләнгән.

Кемдер Яңа ел символын Кыш бабай, Кар кызы ди, кайберәүләр исә мандаринсыз бәйрәм бәйрәм түгеллеген ассызыклый, ә кайсыбер кешеләр бәйрәмнең бар матурлыгын чыршыда күрә. Чыннан да, ямь-яшел, хуш исле урман чибәрен бүлмәгә кую белән тирә-юньгә бәйрәм исе, бәйрәм рухы тарала, күңелләр могҗиза һәм, әлбәттә, бүләк көтә башлый.

Быел яңа елның төп атрибутын шәһәрнең өч урынында: 37 нче кибет, 12 нче микрорайон базары һәм "Березка" сәүдә үзәге янында сатып алырга мөмкин булачак.

37 нче кибет янындагы чыршы базарында күңелеңә ошаган урман гүзәлен сайлап алырга була. Агачларны Лаеш районыннан китергәннәр. Анда чыршы-наратларны махсус питомникта үстерәләр икән. Бәяләр төрле. Мәсәлән, 1 метрлы урман гүзәле 300 сум торса, метр ярымлы агач өчен 350 сум түләргә кирәк булачак. Гадәттә бәя агачның биеклегенә һәм купшылыгына карап билгеләнә, диләр сатучылар.

Сәүдә бүлегендә хәбәр итүләренчә, быел алабугалылар хозурына 5 меңгә якын чыршы һәм нарат тәкъдим ителә.

Яңа елга әле вакыт шактый булса да, чыршыларны сатып алучылар базар тирәсендә күп күренә. Һәркем тизрәк өенә бәйрәм рухы кертеп, көтеп алынган бу бәйрәмгә әзерләнә башлауны хуп күрә. Бәйрәмгә әзерлек белән мавыгып китеп, саклык чаралары турында онытырга ярамый. Чыршыларны уттан ераграк куярга, шәм һәм төзек булмаган электр гирляндалары белән бизәүдән сак булырга кирәк. Моннан тыш, чыршы һәм башка ылыслы агачларны законсыз кискән очракта, 3 мең сумга кадәр штраф каралганны да онытмаска киңәш итә белгечләр.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев