Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чыккан янгында бер ир-ат үлгән

Нефтьчеләр проспектындагы торак йортта подвал янган. 

Алабугада янгында ир-ат мәетен тапканнар, зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

"Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге сәгать унынчыда 101нче янгын сагы номерына Алабугада Нефтьчеләр проспектында янгын турында хәбәр килгән. Торак йортта ярымподвал бинасы янган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр янгында ир-ат мәетен таба. Моннан тыш, янгында хатын-кыз зыян күргән, аны табиблар кулына тапшырганнар.

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев