Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «ЧӘЙнекләрнең тылсымлы дөньясы» күргәзмәсе эшли башлады

Ул кичә, 15 гыйнварда ачылды һәм 8 февральгә кадәр эшләячәк.

Кичә, 15 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында Сергей Прачның шәхси коллекциясеннән (Чайковский шәһәре, Пермь крае) «Чәйнекләрнең тылсымлы дөньясы» күргәзмәсе ачылды.


Күргәзмәдә Россия, Кытай, Япония, Үзбәкстан, Украина, Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан, Балтыйк буе илләреннән 300дән артык чәйнек тәкъдим ителгән. Эшләнмәләр фарфор, пыяла, металл, агач, керамика, бәллүр һәм башка материаллардан ясалган. 


Ачылу тантанасында бирегә килүчеләрне Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова сәламләде.


Сергей Прокопьев улы экспозиция буенча экскурсия үткәрде, ә программа ахырында төрле чәйләр пешерү буенча гадәти булмаган мастер-класс күрсәтте.

Күргәзмәгә килүчеләр коллекциянең барлыкка килү тарихы белән, гадәти булмаган формадагы чәйнекләр белән таныштылар. Ул 8 февральгә кадәр эшләячәк. Күргәзмә турында тулырак «Алабуга нуры» газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X