Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада COVID-19 белән авыруның тагын 1 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше коронавирус йоктырган

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 28, Чаллыда — 5, Балтачта — 3, Азнакайда — 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак ачыкланган.

11 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 24 482 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 620 кеше савыккан, узган тәүлектә — 26 кеше.

Барлыгы 891 270 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 702 852 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев