Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада COVID-19 белән тагын 1 кешенең авыруы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 10, Чаллыда — 18, Әлмәт һәм Сабада — өчешәр, Актаныш, Менделеевск, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында — икешәр, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында берешәр очрак ачыкланган.

12 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 24 532 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 668 кеше савыккан, узган тәүлектә — 48 кеше.
Барлыгы 901 429 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 706 717 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев