Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Демография" милли проекты кысаларында яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк

Быел Алабугада Максим Горький урамында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше башланачак.

Ул “Демография” милли проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк. Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге – Президент куйган өстенлекле бурычларның берсе. Бүгенге көндә проект эшләре төзелә. Бу хакта АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Рөстәм Латыйпов хәбәр итте. Шулай ук 13нче һәм 18нче санлы балалар бакчаларына, Танайка балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак. Безнең район территориясендә барлыгы 11 милли проект гамәлгә ашырыла. Шулардан 2019 елда 12 объектта 7 милли проект буенча билгеле бер эшләр башкарылды. Мәсәлән, Демография милли проекты кысаларында Алабугада 220 урынга исәпләнгән 40нчы санлы балалар бакчасы төзелде. Мәктәпкәчә учреждение полилингваль комплексның бер өлеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев