Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Дистанция" кампаниясе бара

Транспорт чарасы - нинди булуына карамастан, шофер өчен дә, пассажирлар һәм җәяүлеләр өчен дә гаять зур куркыныч чыганагы. Статистика буенча, россиядә яшәүче һәр бишенче кешенең юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә якын кешесе яки танышы травма алган, юлдагы авария нәтиҗәсендә, 8 процент россияленең туганнары һәлак булган.

Җәмәгать фикерен өйрәнүче федераль үзәк соңгы 8 ел дәвамында юлларда хокук бозуларның рейтингын төзегән. Социологлар чыгарган нәтиҗә буенча, 2014 елдан алып, иң куркыныч һәм еш кабатланучы хокук бозуларның берсе - хәрәкәт итүче машиналар арасында куркынычсыз дистанцияне сакламау.

Статистика буенча, узган елда Россиядә тизлекне арттыру, тизлекнең һава шартларына туры килмәве һәм дистанцияне сакламау аркасында 39 мең юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 меңнән артык кеше һәлак булган, якынча 52 мең кеше яраланган.

Алабуга районында исә быел, дистанцияне сакламаганлыктан, 6 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше төрле дәрәҗәдә яра алган, дип хәбәр итәләр Алабуга районы ЮХИДИ бүлегендә (саннар исәпкә алынган җитди очраклар буенча китерелә).

Статистика күрсәткән тетрәндергеч саннарга карамастан, сораштыру үткәрелгән машина йөртүчеләрнең яртысы диярлек даими рәвештә куркынычсыз дистанцияне сакламавын таныды.

Социологик тикшерүләрне күзәткәннән һәм авария статистикасына анализ ясаганнан соң, киң масштаблы социаль кампаниянең төп проблематикасы итеп юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсыз дистанцияне сакламау темасы алынды. Март аеннан майга кадәр республикада "Дистанция" кампаниясе үтте. Проект кысаларында тренинглар, юл иминлеге дәресләре һәм төрле экспериментлар үткәрелде. Кампания материаллары машина йөртүчеләргә, пассажирлар һәм җәяүлеләргә, шул исәптән балалар өчен дә булдырылган. Занятиеләр автомәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, балалар бакчаларында үткәрелде.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев