Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада дәүләт автоинспекторлары күп балалы гаиләгә автокресло тапшырды

Әлеге бүләкне гаилә «Бала — төп пассажир» оператив-профилактик чара кысаларында алды. 

Балаларны яклау көне уңаеннан Алабуга дәүләт автоинспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләгә баланы автомобильдә имин йөртү өчен автокресло тапшырды. 
Әлеге бүләкне гаилә «Бала — төп пассажир» оператив-профилактик чара кысаларында алды. 

Әти-әнигә балалар өчен автокресло төрләре турында сөйләделәр, баланың үсешен һәм авырлыгын исәпкә алып, аларны сайлау кагыйдәләрен аңлаттылар, транспорт чарасы салонында автокресло яки автолюлька кую турында искәрттеләр. 

Ата-ана автоинспекторларга көтелмәгән, ә иң мөһиме файдалы бүләк өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев