Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү башланды

Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшли.

Алабугада РФ Федераль Жыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү башланды. Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшли, аларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән, берсе вакытлыча, Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә, һәм 23е районда.
1389нче санлы сайлау участогына беренче булып Сергей Паранин килде, ул һәр сайлауга иртүк йөри.
Михаил Костин да беренчеләрдән булып килде.
— Мин советлар вакытыннан ук тавыш бирергә бәйрәмгә барган кебек киләм, — ди Михаил Владимир улы.
1389нче санлы сайлау участогына иртән 8 тулганчы ук кеше җыелган иде. Күпчелек өлкән яшьтәгеләр, яшьләр дә бар. Тиешле араны саклап, 8.00 сәгатьтә алар тавыш бирүгә үтә башлады. Сайлау участогында санитар нормалар саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X