Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Дәүләт Думасына сайлауларның өченче көне

Алабугалылар иртәдән үк актив тавыш бирә.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның өченче көне уза. Алабугалылар иртәдән үк актив тавыш бирә.
Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшли, шуларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән берсе — вакытлыча, Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә, 23е — районда. Тавыш бирү җирле вакыт буенча сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр бара.


— Мин сайлауларны бик мөһим һәм җаваплы адым дип саныйм. Шуңа күрә һәрвакыт үз гражданлык позициямне белдерергә киләм. Якшәмбе көнне тавыш бирергә булдым, чөнки сайлаулар гадәттәгечә атнаның бу көнендә уза. Иртән үк тавыш бирдем, һәм хәзер әни янына барам, — диде безгә Александр Конюхов.
Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 проценты РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. 
— Бүген мин гражданлык бурычын үтәргә килдем. Ирем эштә, шуңа күрә берүзем. Без сайлауларга һәрвакыт иртән үк барабыз. Сайлаулар безнең өчен һәрвакыт бәйрәм. Элек участокларда тәм-том һәм камыр ризыклары сата торган буфетлар була иде, — дип искә ала Гөлназ Гыйльманова.
Бүген бәйрәм сәүдәсе шәһәр Мәдәният сарае, Тугаров урамындагы «Башак» мәдәният йорты, шулай ук 2, 6, 8, 9 һәм 10нчы мәктәпләр янында эшләячәк.
Шулай ук 2нче һәм 8нче мәктәпләрдә, шәһәр Мәдәният сараенда гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга мөмкин. 6, 9, 10нчы мәктәпләрдә урнашкан калган сайлау участокларында теләге булган һәркем гриппка каршы прививка ясата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X