Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бүген Донор көне үткәрелә

Ул үзәк район хастаханәсендә оештырыла. 

Бүген, 15 декабрьдә Алабугада Донор көне узачак. Ул 8.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Пролетарская урамы, 36нчы йорт адресы буенча урнашкан үзәк хастаханәдә, 3нче катта, көндезге стационар бүлегендә үткәрелә. 

18 яшьтән өлкәнрәк һәм COVID-19 вакцинациясеннән соң 1 ай узган очракта кан тапшырырга килергә була. 

Үзең белән паспорт алырга кирәк. Бу көнне Яр Чаллы шәһәренең Кан үзәге белгечләре эшләячәк. Донорларга 2 көн отгул һәм туклану өчен акчалата компенсация бирелә.

Алдан язылу өчен 8(85557)7-13-50 телефоны буенча Алабуга үзәк район хастаханәсенең трансфузиология кабинетына 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X