Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Екатеринбургтан CHAMOVSKIKH зәркән йорты күргәзмәсе ачыла

Экспозиция Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының һәм CHAMOVSKIKH jewellery house белән беренче уртак проекты булып тора.

19 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда " Наследники. Возрождение драгоценной истории России" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Күргәзмә илнең иң зур зәркән мәктәпләренең берсенең сәнгате белән таныштыра. Әлеге экспозиция — музей-тыюлык һәм CHAMOVSKIKH jewellery house белән беренче уртак проект.

Алабугалылар зәркән сәнгате коллекциясен күрә алачак. Алар арасында мода тарихчысы Александр Васильев белән эшләнгән «Украшения императорских особ» коллекциясе, Царь-пушканың миниатюр күчермәсе һәм башка уникаль предметлар бар. 

«Петергоф» ювелир гарнитуры экспозициядә үзәк урынны алып тора. Әлеге проектның дөньяда башка аналоглары юк. Гарнитурның егерме элементы Бөек Петр резиденциясе панорамасын кабатлый. 2016 елдан коллекция зур Петергоф сараеның «Особая кладовая» дигән урынында куелган һәм «Петергоф» Дәүләт музей-тыюлыгы тупланмасында бердәнбер заманча экспонат булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев