Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Ел укытучысы – 2016” бәйгесе үтте

Җиңүчеләрнең исемнәре мартта билгеле булачак.

Ике көн дәвамында шәһәр һәм районның 20 мөгаллиме хезмәттәшләренә һәм хөкемдарларга үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Конкурс ике этапта уздырылды: болар - таныш булмаган сыйныфта ачык дәрес һәм мастер-класслар. Алар кысаларында бәйге тотучылар белем бирү өлкәсендә алдынгы технологияләр белән уртаклашты.

Шушы этаплар нәтиҗәсендә 250 мең сум күләмендәге район башлыгы грантына дәгъва кылучы өч укытучы исеме ачыкланды. Аларның исемнәрен шушы елның мартында атыйлар, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.

Шулай ук шәһәрдә "Ел укытучысы" республика бәйгесенең зона этабы булачак. Алабугада Татарстанның 5 районыннан килгән укытучылар үз мөгаллимлек осталыкларын күрсәтәчәк, шул исәптән конкурсның Алабуга этабында катнашучылар да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев