Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды

"Ел укытучысы-2020" конкурсы 3-4 февральдә 8нче урта мәктәп базасында үтте.

“Ел укытучысы-2020” бәйгесендә Алабуга, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарының муниципаль этапларында җиңүче 16 укытучы үз дәресләрен һәм мастер-классларын тәкъдим итте. Ике көн дәвамында мөгаллимнәр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Бәйге тотучылар дәресләрнең кызыклы формалары, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнары, белем бирү өлкәсендә алдынгы технологияләрне куллану ысуллары белән уртаклашты.

Быел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике номинация гамәлгә куелды: “Ел укытучысы” – педагогик стажы 5 елдан да ким булмаган укытучылар өчен, “Педагогик дебют” – педагогик эш стажы 3 елдан да артмаган укытучылар өчен.

Алабуга муниципаль районын 3 укытучы лаеклы тәкъдим итте: Анастасия Лысанова (9нчы мәктәпнең химия һәм биология укытучысы), Лилия Акмалова (10нчы мәктәпнең математика укытучысы), Гөлшат Гыйләҗетдинова (8нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы).

– Монда 2019 елның ноябрь-декабрь айларында узган муниципаль этап җиңүчеләре көч сынаша. Дәресләребездә яңа методикалар һәм технологияләрне куллануны күрсәтергә тиеш, шул исәптән әлеге методикаларның без укыткан фәнгә карата гына түгел, ә башка дәресләрдә дә кулланырга мөмкин булуы зарур. Конкурста катнашу һәрвакыт дулкынландыргыч булса да, кызыклы, чөнки яңа мәгълүмат аласың, күп нәрсәгә өйрәнәсең һәм гомумән, бу педагог дәрәҗәсен арттыра. Стаж күп булу бер яктан ярдәм итә, чөнки шактый тупланган багаж бар, ә икенче яктан, үзенә күрә бер җаваплылык өсти, – ди Анастасия Лысанова.

Анастасия Михаил кызы әйтүенчә, хәзер үстерелешле укыту технологиясен кулланырга тырышалар. Укучы үз фикерен әйтә белергә, куелган проблемадан чыгу юлын мөстәкыйль рәвештә таба белергә тиеш. Дәрес башында ук укучылар әлеге проблеманы үзләре билгели.

Уку-укыту процессының ничек үтүен күрер өчен, без тарих дәресенә керергә булдык. Аны Мамадыш районының 2нче санлы лицее укытучысы Станислав Бедин алып барды. Ул лицейда инде жиденче елын эшли, “Ел укытучысы” бәйгесендә якынча ике елга бер тапкыр катнаша.

– Монда катнашу ул, беренче чиратта, үз тәҗрибәңне арттыру. Дәрес яхшы үтте, жюри тарафыннан фикерләр начар түгел иде. Барлык дәресләремне дә бүген күрсәткән кебек алып барам, әлбәттә, ниндидер өстәмәләр булырга мөмкин, тик нигезе шулай ук, – дип сөйләде Станислав Иван улы.

“Ел укытучысы-2020” зона этабы финалистлары конкурсның региональ этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев