Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк

Февральдән Алабуга районы халкына “Татэнергосбыт” АҖнән электр энергиясе өчен аерым квитанция бирелмәячәк. Әлеге хезмәт өчен исәп бердәм түләү документы составында чагылыш табачак.

Бу 2019 елның 3 декабрендә “ЕРЦ – “Татэнергосбыт” ҖЧҖнең “Татэнергосбыт” АҖнә кушылу процедурасы тәмамлану белән бәйле. Хәзер “Татэнергосбыт” электр энергиясе белән тәэмин итүдән кала, торак-коммуналь хезмәтләренең барлык төрләре өчен түләүләрне исәпләү функцияләрен башкара.

Моннан тыш, халык “Татэнергосбыт” АҖ https://tatenergosbyt.ru/ сайтында шәхси кабинетка керә һәм:

- түләүләр турында мәгълүмат ала;

- исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыра;

- банк картасы ярдәмендә бердәм түләү документын түли;

- коммуналь хезмәтләр куллану аналитикасы белән таныша;

- үз сорауларын виртуаль кабул итү аша юлларга яки кире шалтыратуга заказ бирә;

- электрон бердәм түләү документына языла ала.

Республиканың башка районнарында түләү документларын берләштерү 2020 елның март аена планлаштырылган.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев