Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый

Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.

Татарстанда Идел һәм Камадагы пассажирлар навигациясе 30 апрельдә эшли башлый. Мондый мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә бирделәр. 

«М-8» теплоходының беренче рейсы Яр Чаллыдан Соколкига кадәр җомга, 30 апрельдә булачак. Ул Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сәнтәк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань пристаньларында тукталачак.

Татарстан башкаласының елга портыннан 30 апрельдән, Студенец, Печищи, Ташевка һәм Шелангига кереп Садовыйга кадәр рейслар башкарылачак. Казаннан теплоходлар Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино һәм Гребенига кереп Кызыл Байрак авылына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X