Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада энтузиаст-волонтерлар Разведчиклар урамындагы скверны торгыза

Быел көзен алар биредә 50 чыршы, пирамидасыман тупыл һәм нарат үсентеләре утырткан инде.

Мондый мөмкинлек иҗтимагый башлангычларга ярдәм итә торган «Мәрхәмәт көче» («Энергия добра») дип аталган Хәйрия фонды бәрабәренә барлыкка килде.
2021 елда «Татнефть» акционерлык җәмгыяте грантлары" программасының «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау» юнәлешендә алабугалыларның проекты грант алды, ул нәкъ менә социаль башлангыч булып тора да инде. 
− 2010 елда каенлык зарарланган иде, хәзер шул урында сквер торгызыла. Авыру аркасында, агачларның 95 проценты корыды, алар халык тормышына куркыныч була башлады. Кисеп алынган агачлар урынын җыештырганнан соң, волонтерлар анда яңа үсентеләр утырта, − ди «Тормыш әйләнәсе» Бөтенроссия экология хәрәкәтенең координаторы Анна Ишкиняева. 
Скверны 2018 елда торгыза башладылар. Гади булмаган бу эшкә шәһәрнең иреклеләре, «Барс» яшьләр үзәгенең яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр, «Тормыш әйләнәсе» һәм «Яшел сквер» экология хәрәкәте активистлары, «ЭкоДОС» (КФУның Алабуга институты) студентлар җәмгыятенең иреклеләре, мәктәп укучылары, шәһәребез көллиятләре студентлары алынды. Алабугалыларга шатлык бүләк итеп, хәзер бу урыннар яңара.
− «Яшел сквер» турында кайгырту — бу җәмгыятькә мөһим өлеш кертү. Без иҗтимагый әһәмиятле юнәлешне үстерүгә булышуы өчен «Татнефть» җәмгыятенә бик рәхмәтлебез. Бакчаны яшелләндерү белән идарә итү, эшкә юнәлеш биреп тору да бар бит. Энтузиазмнан тыш, техник кирәк-яраклар, үсентеләр сатып алырга, транспортка, агрочара һәм башкаларга акчакертергә дә кирәк, − ди Анна Ишкиняева. — Бу ел коры килде, яңгырлар аз булды. Шуңа да, майдан башлап, үсентеләргә су сиптек, туфракны эшкәрттек. «Татнефть» грантлары ярдәмендә күп нәрсәгә ирештек. Скверны торгызу вакыты — катлаулы мәсьәлә, бу эш уннарча еллык. Алга таба грант бирүченең булышлыгы белән алга рекреация зонасын торгызырга һәм төрле агачлар утыртырга ниятлибез. 
Биредә нефтьчеләр утыртып калдырган агачлык урынында, беренче нефтьчеләр хөрмәтенә аталган Разведчиклар урамындагы "Яшел сквер«ны торгызалар. Әйтергә кирәк, «Татнефть» җәмгыятенең грантлар программасы алты ел эшләп килә, һәм шул арада 580 башлангыч ярдәм алып өлгергән.

Фото Анна Ишкиняева архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X