Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада эш визиты белән ТР Урман хуҗалыгы министры булып китте

Алабугада ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина катнашында утырыш узды.

Җыелышта 2019 елга йомгак ясадылар, 2020 елга бурычларны билгеләделәр һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. ТРның “Алабуга урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе Рәмис Гыйлаҗиев оешманың төп функцияләре турында сөйләде, 2019 елда Административ хокук бозулар турында 55 беркетмә төзелүен һәм 84 кисәтү бирелүен билгеләп үтте. Урман хуҗалыгына китерелгән гомуми зыян 164 мең 989 сум тәшкил иткән, ул тулысынча капланган. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә янгын куркынычы янаган чор алдыннан урман янындагы территорияне корыган үләннән, ауган агачлардан, чүп-чардан чистарту кирәклеге турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев