Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада эшлекле визит белән Павел Астахов булып китте

Алабуга балалар йортында Рәсәй Федерациясе Президенты каршындагы бала хокукы буенча вәкил Павел Астахов булып китте. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов озата барды. Дәрәҗәле кунаклардан балалар тартынып тормады, киресенчә, аларны җылы кабул итте һәм шунда ук йортлары белән таныштыра башлады.

Кунаклар балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең бүлмәләрен карап чыкты, ашханәдә булды, балалар үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне күрсәтте. Павел Астахов hand maid (кулдан ясалган, авт.) әйберләрне яратуын әйтте:

− Моннан миңа нәрсәне алып китәргә була? - дип кызыксынды балалар омбудсмены, балалар куллары белән эшләнгән әйберләр күргәзмәсен караганда, һәм чигелгән арыслан баласын сайлап алды.

Балалар йорты директоры Елена Гырдымова әйтүенчә, Павел Астахов безнең шәһәргә учреждение эшчәнлеген тикшерү өчен килмәгән. Аның төп максаты: Алабуганың тәрбиягә бала алырга теләүче ата-аналар мәктәбе эше белән танышу. Сүз уңаеннан: соңгы ике ел эчендә бу мәктәптә 65 пар укыган, шуларның 19ы әлеге балалар йортыннан тәрбиягә бала алган, шул сәбәпле мәктәп иң яхшылар исемлегенә эләккән. Гадәттә, ата-аналар тәрбиягә кечкенә бала алганлыктан, әлеге балалар йортында тәрбияләнүче яшүсмерләрнең дә гаиләле була алулары сөендерә.

- Безгә баланы тәрбиягә китерү белән, без аның туганнарын эзләргә керешәбез, аларны монда чакырабыз, танышсыннар, аралашсыннар өчен, аларга балаларның яшәү урыннарын күрсәтәбез. Бөтенесе дә килми, әлбәттә. Берничә ел элек бер гаилә килде. Бездә аларның туганнарының кызы тәрбияләнгән. Кызның ике тамчы судай апасына охшаш булуын күрү белән, алар аны кызлыкка алырга булдылар. Тик мондый бәхетле очраклар күп түгел шул, - ди Елена Гырдымова.

Балалар озатуында йортны карап йөргәндә, Павел Астахов алар белән күп нәрсә турында сөйләшергә җитеште, хуҗаларча, телефон һәм интернетның эшләвен тикшерде. Балалар да Павел Астаховка үз сорауларын әзерләп куйган иде. Ә сораулар төрле булды: буш вакытын ул ничек уздыра, яраткан анекдоты бармы, кече улы кем булырга тели, кайсы илдә балалар өчен тормыш яхшырак. Өлкәнрәк балаларны Украинадагы хәлләр кызыксындырды:

− Украинадагы балалар өчен кем җавап бирә?

Үз халкын президент якларга тиеш, тик андагы вәзгыять катлаулы, дип җавап бирде Павел Астахов.

− Без кайчандыр япкан балалар йортларын хәзер яңадан ачабыз, анда качакларны урнаштырабыз, алар хәзер Россиядә инде 150 меңгә якын. Сезгә килсәләр, кабул итәрсезме?

− Итәбез!

- Яшь чагында хокук бозганыгыз булдымы? - дип сорады Павел Астаховтан өч мәртәбә хөкем ителгән 16 яшьлек Артем.

− Мин гадәти малай булып үстем, кайвакытта хулиганлык эшләгәнем дә булгалады. Әйдә килешәбез, бүгеннән синең тәртип бозуларың бөтенләй булмасын, - дип җавап бирде бала хокукы буенча вәкил.

Чыннан да, Артемның тормышында андый күңелсез хәлләр башка булмас, дип ышанасы килә, чөнки Мәскәү кунагының Алабугага визиты Артем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе белән туры килде - Оксана Шахматова Павел Астахов кулыннан тәрбиягә бала алучы ата-ана курсларын бетерү турында сертификат алды. Хәзер Оксана - Артемның әнисе, тиздән ул Шахматовлар гаиләсенә кайтып китәчәк. Аларның тарихы - тормышта булырга мөмкин булган могҗизаның бер мисалы. Оксана почтальон булып эшли, көн саен балалар йортына газеталар ташый, ә Артем аңа булыша. Танышып китәләр, аралаша башлыйлар, малайны үз иткән Оксана аны уллыкка алырга була. Хатынның ике кызы да яңа табылган абыйларына яхшы мөнәсәбәттә.

Алабуга балалар йорты, республика статистикасы буенча, үз гаиләсенә кире кайткан яки яңа гаилә тапкан балалар саны буенча алдынгылыкны алып тора. Узган елда йортта яшәгән 35 баланың 28е әти-әниле булган. Соңгы елларда бер генә баланы да кире кайтармаулары - аеруча куанычлы.

- Эшне тәрбиягә бала алучы әти-әни мәктәбеннән башларга кирәк. Балаларны гаиләләргә таратырга, ә соңыннан, уңыш җыйган кебек, аларны кабат җыеп алырга була. Бу - бала өчен фаҗига, аны ике мәртәбә: иң элек үз ата-анасы, соңыннан тәрбиягә алганнары алдый булып чыга. Шуңа күрә без балалар учреждениеләре каршында ата-аналарны озатып баручы хезмәт булдыру юлыннан киттек. Бу бик кирәк, чөнки курсларга йөргәндә кеше үзенең мөмкинлеген, көчен сынап карый. Булаачк әти-әниләрнең 30 проценты эшне ахырына кадәр җиткерә икән - бу инде яхшы эш нәтиҗәсе дигән сүз, - дип саный Павел Астахов.

Тәрбиягә бала алучы ата-ана мәктәбенең эшләү дәверендә бала алудан нибары өч гаилә баш тарткан. Балалар йорты хезмәткәрләре моңа шат, чөнки бу җаваплылыкны үз өсләренә ала алмаячагын, көчләре җитмәячәген бу ата-аналар нәкъ менә шушы мәктәптә аңлаган. Димәк, ниндидер баланы җитди рухи җәрәхәт алудан саклап калып булган, дигән сүз.

Тәрбиягә бала алучы әти-әниләр үзләре дә мондый мәктәпнең кирәклеген раслый. Алар да бу көнне балалар омбудсмены белән очрашты. Әниләр һәм әтиләр сөйләвенчә, бу курслар аларга катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.

- Моңа кадәр без үз проблемаларыбыз белән кемгә мөрәҗәгать итәргә, кем белән киңәшләшергә икәнен белми идек, хәзер барысы да аңлаешлы, безне күп нәрсәгә өйрәтәләр, - дип сөйләделәр тәрбиягә бала алган әти-әниләр.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев