Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 10 күпфатирлы йортка җылылык бирелде

Узган атнада шәһәрдә җылыту сезоны башланып китте.

Иң беренчеләрдән булып социаль мөһим объектлар җылылык алды. Районда барлыгы 44 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп исәпләнә, барлык белем бирү учреждениеләренә дә җылылык бирелгән.
22 сентябрьгә «ТКХ мониторингы» системасына 462 йортның хәзерлек паспортлары кертелгән, бу барлык күпфатирлы йортларның 100 процентын тәшкил итә.
Торак коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш департаментында хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә инде 10 күпфатирлы торакка җылылык бирелгән. Болар санында Тынычлык проспектындагы 65 һәм 3нче санлы йортлар, Таҗи Гыйззәт урамындагы 78 санлы, Нефтьчеләр проспектындагы 80 һәм 16а, Яшьләр урамы буенча 4нче санлы, Матросов урамындагы 2 һәм 4нче санлы, Чапаев урамындагы 48а санлы йортлар. 
«Бүгенге көндә барлык йортлардагы җылыту системалары су белән тутырылган. Әмма җылы һава торышы урнашу сәбәпле, әлегә җылылык бирергә кирәкми дигән фикер белдерүче шәһәрлеләр дә шактый. Шуңа күрә фатирларда яшәүчеләр һәм йорт буенча җаваплылар җылылык белән тәэмин ителү өчен идарәче оешмага гариза бирергә тиеш. Әйтергә кирәк, гадәттә торак йортларга җылылык һава температурасы биш көн дәвамында 8 градустан артмаган очракта бирелә башлый», — дип шәрехләделәр Департаментта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев