Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Габдулла Тукайның туган көненә багышланган онлайн акцияләр үткәрелә

Быел 26 апрельдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Бөек шагыйрьнең туган көне Алабугада да ел саен зурлап билгеләп үтелә иде. Әмма быелгы яз искәрмә булачак.

Бөек шагыйребез туган көндә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

Халкын хөрмәт итүче, телен яратучы һәм аның белән горурланучы һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм бу. Бөек халык шагыйренең туган көне Алабугада да ел саен зурлап билгеләп үтелә иде. Әмма быелгы вәзгыятькә бәйле рәвештә, Габдулла Тукайга багышланган чараларда онлайн катнашырга мөмкин. Мәсәлән, Алабуга Үзәк район китапханәсе шагыйрьнең тууына 134 ел һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Яз. Тукай. Шигърият – Весна. Тукай. Поэзия” исемле акция игълан итте.

– Алабуга Үзәк район китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре татар әдәбияты ункөнлегенә карата төбәкара акция уздырырга булды. Ул 16 апрельдән алып 26 апрельгә кадәр дәвам итә. “Яз. Тукай. Шигърият – Весна. Тукай. Поэзия” акциясендә катнашыр өчен, Габдулла Тукайның үзегезгә ошаган әсәреннән бер өзек сайлап алып укып, видеога яздырырга һәм әлеге видеоязманы “ВКонтакте” социаль челтәрендә, шәхси сәхифәгездә (сәхифә ачык булырга тиеш) урнаштырырга кирәк. Әсәрнең исеме дә күрсәтелгән булырга тиеш, мәсәлән, Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре. #ЯзТукайШигърият #ГабдуллаТукай #библиотекаЕлабуга хэштегларын кую мәҗбүри. Аннан соң акциядә катнашучы һәм аны оештыручы турында мәгълүматны күрсәтеп, ирекле формада анкета тутырырга һәм fatyhova-1994@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Акциядә яшенә, һөнәренә, белем дәрәҗәсенә һәм кайда яшәвенә арамастан, теләге булган һәркем катнаша ала, – дип аңлатты Алабуга Үзәк район китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Гүзәл Фатыйхова.

Аның сүзләренчә, 22 апрельгә социаль челтәрдә якынча 250 катнашучы бар. Акция катнашучыларның барысы да электрон формада сертификатлар алачак.

– Татарстан районнарыннан бик күп теләк белдерүчеләр, алардан кала Башкортстан, Тверь, Әстерхан, Пермь, Чувашия, Марий Эл кебек җирләрдән катнашучылар бар. Шунысы куандыра: балалар бакчасындагы нәниләрдән алып, өлкән яшьтәгеләргә – әби-бабайларга кадәр безнең Тукайны яратып укый, – дип сөйләде Гүзәл Наил кызы.

Моннан тыш, 25-27 апрель көннәрендә Көмеш гасыр китапханәсе “Тукайны өйдә укыйбыз” акциясе игълан итә. Акциядә катнашу өчен, Габдулла Тукайның үзегезгә ошаган әсәрен теләсә кайсы телдә укып видео төшерергә һәм түбәндәге адреслар буенча җибәрергә кирәк: “ВКонтакте”да elabuga.bibserveka, bibserveka@mail.ru электрон почтага, WhatsApp-мессенджерда 8(917) 232-36-78 номерына. Катнашкан һәркемгә электрон рәвештә катнашучы сертификаты әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев