Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Газетага язылу бүләк ит» акциясе дәвам итә

Бу атнада безнең хәйрия акциясенә АМР башкарма комитетының Яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов та кушылды.

2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә.
Һәр алабугалы игелекле эш башкара һәм ветеран, күп балалы гаилә, инвалид, өлкән яшьтәге күршесе, шулай ук якын кешесе өчен «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу рәсмиләштерә ала. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен район газеталары — яңалыклар чыганаклары гына түгел, әңгәмәдәш тә. Шуңа күрә әби-бабайлар безнең район газеталарының яңа санын зур түземсезлек белән көтә.
Бу атнада безнең хәйрия акциясенә АМР башкарма комитетының Яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов та кушылды. Ул Иске Юраш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гөлсем Закировага «Алабуга нуры» газетасына язылу бүләк итте. Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче тагын ике тыл хезмәтчәне — Җиһания Зарипова һәм Гөлбану Низамова — киләсе яртыеллыкта шулай ук яраткан «Алабуга нуры» газетасын алачаклар. Аларга бу мөмкинлекне Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге депутаты Зөлфия Сөнгатуллина бүләк итте. 
Безнең һәркайсыбыз игелекле гамәл башкарып, газетаны аерым бер сәбәпләр аркасында яздырырга хәленнән килмәүчеләргә шатлык-сөенеч өсти ала. Акциядә катнашсагыз, сез кешеләргә шәһәр-район һәм республикада булган вакыйгалардан хәбәрдәр булырга ярдәм итәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X