Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гражданнарны кабул итү узды

Үткән сишәмбедә гражданнар гадәттәгечә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев янына килде.

Бу көнне Марианна Лебедева яңадан килгән иде. Газетада аның гозере турында язган идек инде, ул 2 төркем инвалид кызының тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеген сорый. Райбашкарма комитетының торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаев аңлатуынча, кирәкле документларны рәсмиләштереп, инвалид хатынны тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип исәпкә куйганнар. Марианна Лебедева үзләренең гаиләсенә игътибар һәм проблеманың тиз хәл ителүе өчен рәхмәт белдерде. Г.Камал урамындагы 31нче йортта яшәүче Ольга Сатонина йорт ишегалдында узган төзекләндерүнең канәгатьләнерлек булмавыннан зарлана. Урам уты юк, юл эшләре тәмамланмаган. Моннан тыш, Ольга Георгий кызы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында барлык эскәмияләрнең дә алыштырылмавын әйтә, ягъни алар икәү, берсе — яңа, икенчесе — иске. 
ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин әйтүенчә, ишегалдын яктыртканнар, юл эшләре 18 сентябрьгә төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X