Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гриппка каршы вакцинация башланды

Хәзергә 140 балага прививка ясалган.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә гриппка каршы «Ультрикс Квадри» (консервантсыз) вакцинасының беренче партиясе кайтарылган.
Ул вакцинадан соң 2 атна дәвамында А һәм В тибындагы грипп авыруларына каршы махсус иммунитет барлыкка китерә. Иммунлаштыруның нәтиҗәсе 12 айга кадәр саклана. 
Вакцина ясатуга 6 айдан башлап 18 яшькә кадәр балаларга һәм йөкле хатын-кызларга өстенлек бирелә. Аны 60 яшькә кадәрге кешеләр ясата ала. Хәзергә 140 балага шундый прививка ясалган. Көзнең грипп белән чирләү арта торган чорына вакыт аз калды, шуңа күрә озакка сузмагыз, гриппка каршы прививканы вакытында ясатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев