Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гриппка каршы вакцинацияләү бара

Беренче булып прививканы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре ясады.

Беренчеләрдән булып вакцинацияләүдә 10нчы мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы Артем Ким катнашты, ул моның бик мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки укытучылар балалар белән эшли.
— Үзем дә, минем гаилә әгъзалары да ел саен прививка ясыйбыз, чөнки якыннарыбызның авыруларын теләмибез. Өстәвенә, мәгариф учреждениесендә эшлим, һәм минем өчен балаларның сәламәтлеге һәм иминлегенә караганда да мөһимрәк нәрсә юк. Барлык алабугалыларга прививка ясатырга киңәш итәм, — ди Артем.
«Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе директоры урынбасары Игорь Киняев шулай ук вакцинацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
— Мин бик күп балалар белән элемтәгә керәм, шуңа күрә сәламәт булу аеруча мөһим. Моннан тыш, прививка ясатып, учреждениенең калган хезмәткәрләренә дә үрнәк күрсәтәм. Хәзер укытучылар өстендә балаларыбызның сәламәтлеген саклау өчен бик зур җаваплылык ята. Шуңа күрә без вакцинацияләүдә беренчеләр рәтендә булырга тиеш, — дип ассызыклады ул.
План буенча алабугалыларның 60 проценты вакцинацияләү үтәргә тиеш — бу санны табиб-эпидемиолог Азат Гайсин җиткерде.
— Беренче чиратта вакцинацияләүне алты айдан өлкәнрәк балалар, хроник авырулары булган гражданнар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр үтәргә тиеш. Шулай ук йөкле хатын-кызларга да прививка ясатырга кирәк, чөнки алар риск төркеменә керә һәм гриппны авыррак кичерә. Моннан тыш, медицина оешмаларының һәм мәгариф учреждениеләренең барлык хезмәткәрләре дә прививка ясатырга тиеш, — ди Азат Гайсин.
Әлегә гриппка каршы вакцинацияләү сентябрь-октябрь айларына планлаштырылган. Өстәмә вакцина кайтарылгач, прививканы соңрак та ясатырга мөмкин булачак.
Билгеләп үтик, бүгенге көндә Алабуга «СОВИ-грипп» һәм «Флю-М» вакциналарының өлкәннәр өчен — 11 меңнән артык һәм балалар өчен 5300 дозасын сатып алган. Азат Гайсин ассызыклаганча, ике вакцина составында да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән антигеннар бар.
Алабугалылар еш кына «Ә прививкадан соң чирләп китмәмме соң?» дигән сорау бирә. Табиб-эпидемиолог болай дип җавап бирә:
— Медицинада прививкага көтелгән реакция дигән төшенчә бар. Мәсәлән, тән температурасы күтәрелү, инъекция урынында авырту яки кызару. Бу нормаль көтелгән халәт, организм чит аксымга, антигенга каршы үз антитәнчекләрен эшләп чыгара. Бу киләчәктә кеше грипп белән авырмасын яки аны җиңел формада кичерә алсын өчен кирәк. Күпләр өзлегүләрдән курка. Алар була, ләкин шулкадәр сирәк, соңгы берничә елда андыйлар теркәлмәгән дә. Кайсы очракларда дөрестән дә грипптан прививка ясатырга ярамавын әйтеп китә алам: бу тавык аксымына һәм моннан алдагы грипп вакцинасы кертелүгә авыр аллергик реакцияләр. 
Искәртеп узабыз, гриппка каршы вакцинацияләү медицина учреждениеләрендә, шулай ук хезмәт коллективларында үткәрелә. Моның өчен гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев