Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хуҗасыз этләр өчен приют булачак

Әлегә ул шәһәр читендә урнашкан һәм 120 эткә исәпләнгән.

Алабугада йортсыз хайваннар өчен приют төзеләчәк. Бу турыда шәһәр хакимиятендә үткән җәмәгать тыңлауларында шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшергән вакытта район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сөйләде. "Муниципалитет булачак приют өчен җир бүлеп бирде. Төзелеш һәм хайваннарны асрау өчен бюджет акчасын без бирә алмыйбыз, ә менә инвесторлар һәм эшмәкәрләрне җәлеп итәргә мөмкин. Мәсәлән, "Алабуга" махсус икътисади зона резидентларының берсе белән килешү бар. Ул приют төзелешендә ярдәм итәргә теләге барлыгын белдерде", - дип билгеләп үтте Зөлфия Сөнгатуллина.

Исегезгә төшерәбез: Алабугада йортсыз хайваннар өчен булдырылган приютның үз бинасы һәм җире юк. Әлегә приют шәһәр читендә урнашкан һәм ул иганәчеләр исәбеннән финанслана, төрле акцияләр ярдәмендә еш кына азык-төлек белән мәктәп укучылары ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев