Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе үтәчәк

Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест уза ала.

26 гыйнварда 10.00-16.00 сәгатьтә Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә «Тест для победы» акциясе үткәреләчәк.

«Җиңү өчен тест» мәгълүмат кампаниясе сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халык арасында ВИЧ-инфекцияләрне булдырмау чараларына юнәлгән. Проект ГАУЗ «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ» ярдәмендә «Яңа гасыр» коммерциячел булмаган автомном хәйрия оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

Теләге булган һәркем «Тест-мобиль» (Газель Next) базасында ВИЧ инфекциягә белгечләр консультациясе белән бушлай экспресс-тест үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев