Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Шулай ук шәһәребездә “Йөрәктән йөрәккә” акциясе бара. Фронт агитбригадасы сугыш ветераннарын яшәү урыннары буенча барып котлый.

9 Майны бәйрәм итүнең төп мизгелләренең берсе – Мәңгелек утка чәчәкләр салу.

Илдәге эпидемиологик хәл аркасында, быел тантана кешеләрсез уза.

Тантанада Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга районы хәрби комиссары Битюков Николай Николаевич, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Юрий Пономарев катнашты.

Тантана бер минут тынлык белән дәвам итте, аннары маршал Леонид Говоров бюстына, сугыш геройлары һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

Шулай ук шәһәребездә “Йөрәктән йөрәккә” акциясе бара.

Фронт агитбригадасы сугыш ветераннарын яшәү урыннары буенча барып котлый.


Ветераннарны Җиңү көне белән Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина тәбрик итә. Фронт бригадалары ветераннарга бүләкләр тапшыралар һәм сугыш еллары җырлары белән куандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев