Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү парады узды

Алабугада, бөтен илдәге кебек үк, бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.

Митинг бәйрәмнең төп сәхнәсенә РФ әләмен һәм Җиңү Байрагын чыгарудан башланды. Алар артыннан фронт исемнәре язылган 10 штандарт тотып Суворов училищесы офицерлары һәм курсантлары узды. 


Бәйрәм митингы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның котлавыннан башланды. 

Алабуга районы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллин бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Алга таба бәйрәмдә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 


Тынлы оркестр аккомпанементы астында Алабуга Суворов училищесы офицерлары һәм суворовчылары, запастагы офицерлар, мәктәп укучылары, югары уку йортлары укучылары саф белән узды. Парадны Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков җитәкләде. 

Аннары «Җиңүне каршылап» хәрби тематикага автомобильне иң яхшы бизәү буенча муниципаль конкурста катнашучыларның автомобильләр колоннасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X