Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү Парадында катнашкан иң яхшы хәрби автомобиль авторларын бүләкләделәр

Алар «Җиңүне каршылап» конкурсы җиңүчеләре булды.

Гомумшәһәр планеркасында «Җиңүне каршылап» дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Автомобильләр колоннасы 9 май көнне Җиңү Парадында узды. 

9 майда Алабугада беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре арасында хәрби тематикада автомобильне иң яхшы бизәү буенча муниципаль конкурс узды. Конкурста 8 предприятие катнашты. 

3 нче урынга Алабуга районы мәгариф идарәсе лаек булды. Аларга 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Икенче урынны һәм 15 мең сумны Алабуга политехника көллиятенә һәм КФУның Алабуга Институтына бирделәр. 

Беренче урынга шәхси эшмәкәр Сергеевның «Колесо» компаниясе лаек булды. Предприятиегә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X