Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иң яхшы бакчачыны эзлиләр

Алабугада "Көзге байлык" исемле күргәзмә-конкурс үтәчәк. Иң яхшы бакчачыларны 4 номинациядә ачыклыйлар.

Иң яхшы бакчачының исемен мәдәният сараенда игълан итәчәкләр. 1 октябрьдә биредә "Көзге байлык" дип аталган күргәзмә-бәйге оештырыла. Күргәзмәдә яшелчә һәм җиләк-җимешнең гадәти булмаган сортларын, чәчәк һәм җиләк-җимештән оригиналь композицияләр күрергә мөмкин булачак. Консервланган продукциягә аерым номинация багышлана.

Моннан тыш катнашучылар үзләренең бакчаларын тәкъдир итәргә тиеш. Җиңүчеләрне 4 номинациядә ачыклыйлар, алар жюри призы алачак һәм тамашачының махсус призы белән бүләкләнәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен заявканы бакчачылар 25 сентябрьгә кадәр мәдәният сараенда калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев