Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иң яхшы туристларны бүләкләделәр

Алабуганың "Юлдаш" туристлык үзәгендә "Иң яхшы турист-2015" муниципаль бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне 6 нчы мәктәптә узган чыршы бәйрәмендә бүләкләделәр.

"Юлдаш" үзәгендә матур һәм истә калырлык чаралар быел бик күп үткәрелде. Узып баручы елның соңгы көннәрендә үзәктә иң яхшы туристларны бүләкләделәр. "Иң яхшы турист-2015" исемен алуга кем лаеклы? Бу сорауга җавап күпләрне кызыксындырды, шуңа да күпләр бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алды.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре бер ел элек башланды, дисәң дә ялгыш булмас. Кызлар-малайларның төрле ярыш-бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда һәм туристлык слетларында катнашуы иң яхшы туристны билгеләүдә ярдәм итте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 нчы мәктәпнең актлар залында үтте. Яңа ел бизәкләреннән күзләр чагыла, ә матур итеп киенгән балаларның күзләрендә могҗиза көтү, тылсымга ышану чаткылары күрергә була. Күңелле җыр-биюләр, шаян шигырьләр яңа ел бәйрәме һәм якынлашучы каникуллар атмосферасы булдырды.

Берләшмә җитәкчеләре җиңүченең һәрберсенә котлау әзерләде. Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка бәйрәм бәйрәм булмый. Бабай һәм аның оныгы укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, бәйгедә җиңүчеләргә грамота һәм сувенирлар бүләк итте, шигырь сөйләүче, җыр башкаручыларга татлы бүләкләр өләште. Иң яхшы туристлар грамота һәм поход кружкалары иясе булды. Үзәк мөгаллимнәре аларның киләсе елда да шулай ук актив рәвештә түгәрәкләргә йөрүенә өмет белдерде. Тамашадан соң балалар яңа ел персонажлары белән фотога төште, "Юлдаш" үзәге хезмәткәрләренә күңелле бәйрәм өчен рәхмәт әйтте.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев