Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иң яхшы ветеран оешмасына конкурс башлана 

Октябрь башында иң яхшы башлангыч оешманы билгеләү буенча муниципаль конкурска старт бирелә. 

Бу хакта район җитәкчеләре киңәшмәсендә Алабуга ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Любовь Котлова хәбәр итте.

Конкурс дүрт ай дәвамында (2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнварына кадәр) уза һәм Татарстанда ветераннар хәрәкәтенең 35 еллык юбилеена багышлана. Ул 2022 елның мартында билгеләп үтеләчәк.

Конкурсның төп максатлары:
— ветеран оешмалары эшен активлаштыру;
— аларның иң яхшыларын ачыклау һәм лидерларның эш тәҗрибәсен куллану;
— ветеран оешмаларының дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән хезмәттәшлеген ныгыту.

Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә:
1. сәнәгать предприятиеләре;
2. оешма һәм учреждениеләр;
3. оештырылмаган пенсионерларның ветеран оешмалары;
4. авыл җирлекләренең башлангыч оешмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев