Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җиңү яулаган авыл җирлекләрен бүләкләделәр

Бүләкләрне «Авыл җирлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңү яулаган җирлекләр алды. 

Бүген гомумшәһәр планеркасында тантаналы бүләкләү тантанасы узды. 

«Авыл җирлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңү яулаган Олы Шүрнәк авыл җирлегенә 1нче урын өчен Диплом һәм 25 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. 

Бәйгедә яуланган мактаулы икенче урын өчен 15 мең сум күләмендә акча һәм Диплом Яковлево авыл җирлегенә тапшырылды. 

Өченче урынга лаек булган Мурзиха авыл җирлеге 10 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. 

Илмәт, Лекарево авыл җирлекләренә конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары һәм 5 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев